Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Каз өмәсе" бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән "Каз өмәсе" бәйрәме Колмакчы авылында үткәрелде. Бар яктан да уңган, булган хатын-кызларыбыз аш-су пешерергә бик осталар бит. Бу бәйрәмдә без гореф-гадәтләрне искә төшереп, килгән кунакларга каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Бу май канаты көндәлек тормышта бик кирәкле әйбер булып тора, аны хәзер дә хуҗабикәләр бик теләп кулланалар.
Ә балалар каз каурыена төрле бизәкләр төшерделәр. Аларның бу осталык дәресләрендә бик теләп актив катнашулары үзе бер матур күренеш.
Күп еллар үтсә дә йола онытылмый, хәзергәчә сакланып килә. Киләчәктә дә мондый матур бәйрәмнәр дәвам итсен иде.
Каз канаты каурый-каурый,
Каурыйлар йөзгә җитсен.
Бу йолалар онытылмыйча,
Тагын да дәвам итсен.