Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Әдәби җомга"

"Әдәби җомга" проект кысаларында, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә игълан ителгән Әхсәт Фәтхетдинов елын йомгаклап, күренекле язучы  Ркаил Зәйдулланың "Йорт иясе" хикәясе белән таныштырып, рәссам тормышының бер эпизоды аша "Йорт иясе" картинасының язылу тарихын барладык. Әсәр гади тел белән язылган. Анда Әхсән абыйның әтисе - Сарим абыйның фаҗигасе, күңел тетрәве, хатыны үлгән ялгыз ир-ат тормышы сурәтләнә. Һәм менә шул тормыш мәҗәвекләрен чишкән вакытта аерым бер сәнгать әсәренең туу тарихы бирелгән. Әсәр тыңлаучыларны тетрәндерде.