"Татарча диктант-2024"
Ел саен уздырыла торган "Татарча диктант яз" акциясен китапханәбездә үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Агымдагы ел да искәрмә булмады. Шәһәребезнең татар телендә эшләүче бегечләре китапханәбезгә татарча диктант язарга җыелды. Ә аны китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина яздырды. Быел диктант өчен оештыручылар Шәриф Камалның "Матур туганда" әсәреннән өзек сайлаган. Текст шактый катлаулы булды. Шулай да катнашучылар аны 4-5 бигеләренә язды.