"Табиб. Драматург"
Бүген резонанс тудырган, кешеләр китап кибетләреннән эзләп алып укыган әсәрләрне, Көнбатыш манерасына ияреп, бездә дә бестселлер дип атау гадәткә керде. Исемен алай атамасалар да, андыйлар бездә гомер-гомергә җитәрлек булган. Әйтик, Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» повесте. Ә инде драматургиясенә килсәк, «Зөбәйдә – адәм баласы», «Чулпан», «Профессор кияве», «Әни килде» пьесалары заманында театр дөньясын шаулаткан, сәхнәдән төшмәгән премьералар…
Чор, заман тематикасы-проблематикасын үзәккә алып, аның чуалган төеннәрен чишеп күрсәтү белән беррәттән, мәңгелек, ә димәк ки, һәрбер чор кешесе өчен дә актуаль булган нәрсәләр турында сөйли бу әсәрләр. Шәриф Хөсәеновның психолог буларак осталыгы да үзенекен итә – ул кешеләрнең холык-фигыльләре, гамәлләренең тирәнтен сәбәпләре, күңел халәтләре белән бик нечкә тоеп эш итә.
Ул һәрвакыт читтә, перифериядә торган, игътибар үзәгендә булырга яратмаган. Ә авырулар нәкъ менә аңа эләгергә тырышкан. Әйе, бар гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган зат ул. Озак еллар дәвамында бер участокта хезмәт куйган. Авыруларны дарулар белән генә дәвалап калмыйча, яралы җаннарны каләме, әсәрләре белән сихәтләгән язучы, драматург та.
26 ноябрьдә аның тууына 95 ел тулды. Шул уңайдан китапханәбездә иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде.