"Тапканы - алтын, җан атканы - халкы"
Дәрдмәнд – аның тәхәллүсе. Чын исеме – Закир Рәмиев. Күренекле татар классигы, шагыйрь, үз заманының күренекле эшмәкәре, атаклы меценаты. Табышларының бер өлешен Рәмиевләр һәрвакыт халык мәнфәгатьләре өчен тоткан: авылда хастаханә төзегән, мәчет-мәдрәсә салган. Ел саен сәләтле яшьләрне белем алыр өчен чит илләргә җибәргәннәр. Бөтен чыгымнарын Рәмиевләр үзләре күтәрә! Алар акчасына Оренбург шәһәрендә «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы нәшер ителә.
Аның шигъри мирасы мең юлдан аз гына артыграк. Әйе, бу күп түгел, әмма Дәрдмәнд затлы шагыйрь дип саналган. Халык арасында иң танылган шигыре – «Кораб». Безнең телдә иң еш кабатланган шигъри юллары – «Сөт калыр, Ватан китәр!»
Агымдагы елның 23 ноябрендә Дәрдемәнд тууга 165 ел тулды. Китапханәбез фондында аның шигъри җыентыклары саклана. Иҗатына багышланган күргәзмәдә тел белгечләре, галимнәр, язучыларның шагыйрь турында уйлануларын укырга, аның турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин иде.