Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Акыллы китаплар"

Әйе-әйе, сүзлек-энциклопедияләрнең дә үз көне бар! Һәм алар моңа бик лаек! Зур хәзинә, белем сандыгы бит алар! Күпме мәгълүмат сыйган үзләренә!

Ә әлеге көнне 22 ноябрьгә билгеләүнең үз сәбәбе бар: нәкъ менә бу көнне рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән бөек рус галиме Владимир Иванович Даль туган. Аның әлеге китабы ничәмә-ничә еллар дәвамында бик күп гаиләләрнең өстәл китабы булып тора. Китапханәбездә дә урыны түрдә аның. Фондыбызда тагын бик күп төрле сүзлек, энциклопедияләр саклана, һәр кеше, нинди яшьтә булуына карамастан, һичшиксез, күңеленә хуш килгән басманы таба алачак.

Бу хакта китапханәбезгә килгән укучыларга да сөйләдек, сүзлекләр, аларның төрләре белән таныштырдык.