"Әни йөзе кояш сыман балкый"
Әниләр көне – әниләргә багышланган бәйрәм. Төрле илләрдә бу көн төрле даталарга туры килә. Бездә исә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Әниләр көнен кадерле кешеләребезне ихтирам итү, кадерләү көне дип атасалар да, чынлыкта бу кадер-хөрмәт шушы көн белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Гомер буе үзләренең безгә кирәк булуларын белеп, күреп, тоеп яшәсеннәр иде! Ә без исә әлеге истәлекле көн уңаеннан ачылган китап күргәзмәсе аша укучыларыбызга шуны искәртергә тырыштык.