"Балаларда безнең киләчәк!"
Балалар – безнең киләчәк, дибез. Ә иртәгесе көнебез якты, өметле булсын дисәк, үсеп килүче буынны ата-бабаларыбыз кушканча милли рухта, гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү фарыз. Алар безне кадерләгән төсле, без дә сабыйларыбызны якларга һәм сакларга, проблемаларына күзне йоммыйча, аларны хәл итәргә булышырга тиеш. Нәкъ менә шушы максат белән 20 ноябрьдә дөньяда Балалар көне билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан китапханәбездә китап күргәзмәсе эшләде. Укучыларыбызны анда тәкъдим ителгән әсәрләр, газет-журналларда басылган язмалар белән таныштырдык, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максатлары турында сөйләдек.