"Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!"
18 ноябрьдә Кыш бабаебызның туган көне икән бит. 2005 елдан башлап бәйрәм ителә ул. Һәм очраклы түгел: нәкъ менә бу көнне быек тылсымчы яшәгән Бөек Устюгка чын суыклар килә. Кыш бабайга ничә яшь икәнне беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Бик борынгы заманнарда ук барлыкка килә ул. Исеме берничә тапкыр үзгәрә, тышкы кыяфәте дә алмашынып торган.
Шушы истәлекле көн уңаеннан китапханәбездә балалар өчен китап күргәзмәсе ачылды. Анда яраткан бабакаебызга багышланган шигырьләр, проза әсәрләре тәкъдим ителде. Сабыйлар гына түгел, әти-әниләре, әби-бабайлары да яратып укыды аларны.