Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Арча ягы - әдәбият бишеге"

Яраткан әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктәге музеена күптән барасыбыз килә иде. Аллаһка шөкер, узган ялларда бу хыялыбыз да чынга ашты. Музей директоры Халидә апа Габидуллинага рәхмәт: безне кадерле кунаклары кебек каршы алды, очрашуыбызның беренче мизгелләреннән башлап ахыргача авызына каратып, әсир итеп тотты. Язучы белән бәйле истәлекләрне бөртекләп җыеп, мирасын күз карасыдай саклаучы, үз эшенә мәҗнүндәй гашыйк бу ханым күңелләрбездә соклану хисе уятты.

Икенче тукталышыбыз Гөберчәккә терәлеп үк торган Сикертән авылында булды.Татар халкына танылган драматург Галиәсгар Камалны бүләк иткән авыл бу. Биредә моннан берничә ел элек аның музее ачылган. Хезмәткәре Диләрә Нуриева әйтүенә караганда, туган ягында язучыны онытмыйлар, хөрмәтләп, зурлап яшиләр. Музей каршында бюстын урнаштырганнар, туган нигезенә таш куйганнар. Драматургның шәхси әйберләрен табарга җиңел булмаса да, бу мәсьәләне дә уңышлы гына хәл иткәннәр. Экспонатлар арасында тегү машинасын күрү гаҗәбрәк тоелды. "Г. Камал оста тегүче дә булган бит әле! Спектакльләр өчен костюмнар теккән", - дип аңлатты Диләрә.

Арча хәтле Арчага килгәч, "Казан арты" музеена да керми китә алмадык. Ике катлы бинаның берничә залына төбәкнең гаҗәеп бай тарихы сыйган. Ә алар белән безне Миләүшә Заһидуллина таныштырды. Хезмәттәше Альбина Тәхавиева кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.

Әйе, музейларга бай бу як. Без шуларның берничәсендә генә булдык. Әмма рухи дөньябызны баетырга күпме азык, көч һәм илһам алып кайттык!