Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Университет - белем учагы, гомеребезнең иң гүзәл чагы"

Агымдагы елның 17 ноябрендә Казан университеты ачылуга 220 ел тулды. Россиянең иң борынгы, бай тарихлы өч югары уку йортларының берсе ул. 1804 елда император Александр I нигез салган. Беренче студентлары булып Казан гимназиясен тәмамлаучылар тора. 2010 елда университет тарихына яңа сәхифә өстәлә: 2 апрельдән ул Казан (Идел буе) федераль университеты дип йөртелә башлый.

Илнең мәшһүр уку йорты турында китапханәбездә дә шактый мәгълүмат тупланган. Аның бер өлеше университетның 220 еллыгына багышланган китап күргәзмәсендә дә тәкъдим ителде.