"Баш режиссер"
7 ноябрьдә күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулды.
Ул 1934 елда Казанда актерлар гаиләсендә туа. Әтисе – Хәким Сәлимҗанов – ТАССРның халык артисты, режиссер, әнисе – Галия Нигъмәтуллина – шулай ук театр актрисасы. Артист тормышының бар авырлыгын һәм матур якларын балачактан үз күзләре белән күреп үскән егетнең киләчәктә үз язмышын сәхнә белән бәйләве бер дә гаҗәп түгел. Сәнгать дөньясында сирәк күренеш – театр белән 36 ел җитәкчелек итә ул! Сәхнәгә куйган әсәрләрнең күпчелеге дусты Туфан Миңнуллинныкы була.
Күренекле режиссерга багышланган китап күргәзмәсе китапханәбезгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Укучыларыбыз М. Сәлимҗанов тормышыннан кызыклы фактлар, әйтик, аның фехтование буенча спорт остасы, маһир балыкчы булуын да белде, ул сәхнәләштергән спектакльләрне хәтердә яңартты.