СӘЯСИ РЕПРЕССИЯ КОРБАННАРЫН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ УҢАЕННАН
СӘЯСИ РЕПРЕССИЯ КОРБАННАРЫН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ УҢАЕННАН
Сәяси репрессия корбаннары, гонаһсызга гомерләре киселгән меңнәрнең якты истәлегенә багышлыйбыз һәм татар әдипләренең әлеге темага язылган әсәрләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Укыгыз, искә төшерегез, тетрәнегез!
1. Ибраһим Салахов "Колыма хикәяләре"
Эчтәлеге ягыннан гаять үзенчәлекле, документаль төгәллек белән язылган бу әсәр - Сталин чорының роман-хроникасы да, илебез халыкларының тирән фаҗигасе дә. Шуның белән бергә, күпләр арасыннан могҗиза белән исән калган Ибраһим ага Сәлаховның җан авазы да. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек, сафлык бөркелеп тора.
2. Факил Сафин "Шәүлә"
Сәяси репрессияләр корбаны - татар хатыны - Рәбига Сарымсакова (күренекле режиссер Шириаздан Сарымсаковның бертуган апасы) һәм аның кебек гөнаһсызга гомерләре киселгән меңнәрнең якты истәлегенә багышланган җан тетрәткеч әсәр!
3. Фамилия Сафин "Саташып аткан таң"
Роман-трилогия тирән фәлсәфә, җан тетрәндергеч кичерешләр, репрессиягә кагылышлы фактик материалларның муллыгы белән башкалардан аерылып тора. Шәхес һәм Дәвер, Әхлаклылык һәм Гаделсезлек, Намус һәм Хыянәт, Хыял һәм Чынбарлык, Мизгел һәм Мәңгелек, Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Тугрылык һәм Яраклашу. Бүгенге көндә каберләре дә билгеле булмаган дәүләт эшлеклесе Әхмәтсафа Дәүләтьяров, аның хатыны Рәбига Сарымсаковалар нәселе, аларның күргәннәре, кичергәннәре хакында бәян ителгән тетрәндергеч әсәр. Безнең буын, бездән соңгы буынга сабак булырга тиешле роман.Үзегез укып, бәя биреп, нәтиҗә ясарлык язма.
4. Рабит Батулла "Урыннары җәннәттә булсын!"
Күренекле язучы Батулланың "Урыннары җәннәттә булсын" дип исемләнгән мәрсияләр, хатирәләр китабында драматург Кәрим Тинчурин һәм аның хатыны Заһидә ханым язмышын, Мирсәет Солтангаливнең тормышын чагылдырган "Сталинның көндәше" исемле истәлек, күренекле галим Җамал Вәлиди үлемен сурәтләгән "Зиндандагы үлем" нәсере, Хәсән Туфанның тетрәндергеч язмышын ачкан "Ап-ак чәчле дәрвиш" истәлеге һ.б. мәрсияләр белән танышу сезгә бик файдалы булыр.
Бу язмаларның коры документлар булуы, өстәлгән буяуларның булмавы аталган шәхесләрнең без белмәгән якларын ачар.
5. Рафаэль Мостафин "Репрессияләнгән татар әдипләре"
Язучы, әдәбият белгесе Рафаэль Мостафинның шәхес культы корбаннары - күренекле әдипләребез турындагы тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән язучыларның исемнәрен халыкка кайтаруга багышланган китап белән танышу һәркем өчен файдалы булачак.
Укыгыз! Танышыгыз!