"Ак әләмем итеп шигырь типчим"
КУНАКЧЫЛ ТҮБӘН КАМА
Бүгенге очрашудан әле һаман әсәрләнеп, канатланып йөргән мәлебез! Шөкер, тагын бер хыялыбыз чынга ашты - яраткан шагыйрәбез, мөгаллим, журналист, Һ. Такташ, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова белән якыннан таныштык. "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында узган чара шагыйрә иҗатын якын иткән түбәнкамалыларны җыйды. Очрашуны китапханәбез хезмәткәрләре оештырды һәм алып барды.
Сания апа турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. 90нчы елларда Зөфәр Хәйретдинов көй язган "Кура җиләк", "Пар алма" һ.б. бик күп матур җыр текстлары белән күңелгә кереп калган, үзен яраттырган шагыйрә ул. Әлеге җырлар очрашуның да матур бизәгенә әйләнде. Чарага килүчеләр китапханәче кызларның чыгышын тыңлап хозурланды. Кунагыбыз да буш кул белән килмәгән - берсеннән-берсе җылы, тирән мәгънәле шигырьләрен бүләк итте.