"Бүген - Укытучылар көне!"
Бүген – Укытучылар көне!
Ә укытучы сүзен ишеткәч, Фәнис абый Яруллинның түбәндәге шигырь юллары ирексездән искә төшә:
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез – иң күркәм кеше икәнсез.
Әйе, авыр чакта көч өстәүче, күңел күген караңгылык биләп алса, якты йолдыз булып юл күрсәтүче игелекле һөнәр ияләр алар. Һәркайсыбыз тормышында тирән эз калдырган олпат затларны әлеге күркәм бәйрәмнәре белән котлап, түземлек, акыллы, тәүфыйклы укучылар телибез. Һәм барчагызны да китапханәбезгә мөгаллимнәргә багышланган китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз!