"Күңелләр гел яшь калсын"
1998 елдан башлап дөньякүләм билгеләп үтелүче Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган очрашу чарасы "Бер очрашу - үзе бер гомер" дип аталды һәм түгәрәк табын артына үзебезнең китапханәбездә төрле елларда хезмәт куйган, лаеклы ялдагы коллегаларыбызны җыйды.
Искиткеч җылы шартларда, мул табын артында узган әлеге чарада истәлекләр яңартылды, китапханәбез уңышлары барланды, китапханәбезгә кергән яңа басмаларга күзәтү ясалып, кайберләрен уку өчен өйгә бирелде.
Сагынышкан хезмәттәшләребез елга бер уза торган әлеге чарага чакырганнары, истәлекле бүләкләре өчен китапханәчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр, китапханәбез яңалыкларын социаль челтәрләрдә зур игътибар белән карап барып, безнең уңышларга сөенүләрен әйттеләр.
Саубуллашыр алдыннан истәлеккә фотога төшеп, киләсе елларда да исән-имин очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калдылар.