"Татарстанның милли башкаласы" бәйгесендә китап күргәзмәләре
Казанда "Сәйдәш" мәдәни үзәкнең 2нче каты кунакларны шәһәребезгә багышланган китаплардан оештырылган искиткеч бай эчтәлекле китап күргәзмәсе-инсталляция белән каршылады. Түбән Кама шәһәренең милли
китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина жюри әгъзаларына һәм кунакларга Түбән Кама төбәгенә багышланган 100дән артык китап барлыгын әйтеп, иң-иңнәренең эчтәлеген ачып , тыңлаучыларда кызыксыну уятты, тарих белән сихерләнгән тыңлаучылар сорауларны бик күп бирделәр.
Икенче күргәзмә район авылларына багышланып, авылларның килеп чыгышын, бүгенге көнен тасвирлады. Җирле тарихчылар, шәҗәрә осталары Мансур Ганиев, Айдар Хамзин төзегән шәҗәрәләр белән баетылды. Шәҗәрәләр үзләре дә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Алар остазлардан шәҗәрәләр төзү буенча осталык дәресләре алдылар.
Кунаклар чишмәләргә, төбәгебезнең ихтирамга лаек гаиләләренә, төбәкнең туристлык маршрутларына багышланган стендларны да зур кызыксыну белән карап үттеләр.
Төбәгебезнең горурлыгы булган Г. Тукай премиясе лауреатлары һәм аларның эшләре чагылган стендлар да жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте.