Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Республиканың мәдәни башкаласы" проекты

Шушы көннәрдә китапханә хезмәткәрләре республика башкаласы Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Республиканың мәдәни башкаласы" проекты кысаларында узган ,,Чишмәләр иле син, туган ягым!" дип исемләнгән Түбән Кама  муниципаль районы мәдәни казанышларын тәкъдим итү чарасында катнаштылар.
Фойеда кунаклар өчен "Кунакчыл Түбән Кама" күргәзмә-инсталляциясе, фотозонасы оештырылып ул чарага килгән кунаклар арасында зур популярлык казанды. Килүчеләр зур җылылык белән оештырылган күргәзмә экспонатлары, халкыбызның сый-нигъмәтләре белән таныштылар, үлән чәе эчеп, туган якта үскән шифалы үләннәрнең сихәтен ачтылар, тәмле чәй рецептларын белеп, татып хозурландылар. Милли киемле кызлар белән табын янында истәлеккә фотога төштеләр.