"Ярсу еллардан гамьле сүз" дип исемләнгән күргәзмә
Китапханәдә шагыйрь Миргазиз Укмасыйның 140 еллык юбилеена багышланган "Ярсу еллардан гамьле сүз" дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә.
Миргазиз Укмасый Тукай шигърият мәктәбен дәвам итүче буларак билгеле. Беренче шигырьләрен 1905–1907 елларда «Казан мөхбире», «Бәянелхак», «Азат», «Йолдыз» һ.б. газеталарда бастыра. «Хатирә, яки Дустларыма сүзләрем» (1906), «Алданма кызыл алмага» (1907), «Миргазиз Укмасый шигырьләре» (1909), «Өмид йолдызым» (1912) шигырь җыентыклары, «Хәлифәлек өчен көрәш» (1917 елда «Сәйяр» труппасы куя) пьесалары авторы. К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан турында истәлекләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.