Татар халык әкиятләре көне
Әкиятләрне һәркем яратадыр, алар безне яхшыны яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә, могҗизага ышанырга мәҗбүр итә. Әйе, аларны олылар да, балалар да үз итә.
Менә шуны күздә тотып без балаларны татар халык әкиятләре белән таныштырдык, балалар белән бергәләп "Саламторхан" әкияте буенча шәүлә театры куйдык. Нәни китап сөючеләребез әле үзләренә истәлеккә төлке сүрәте төшерелгән брелок та ясап куйдылар. Кичә бик күңелле үтте.