"Винни-Пух маҗаралары" уен программасы
Их, күңелле, рәхәт көн булды бүген! Китапханәгә йөрүче малайлар, кызлар белән үткәрдек без аны.
Ә чарабыз инглиз язучысы Алан Милнның "Винни-Пух маҗаралары" әсәренә багышланды. Балалар Пятачокка аның якын дустын - Винни-Пухны табарга булышты. Моның өчен шактый катлаулы һәм кызыклы биремнәр үтәргә туры килде үзләренә. Пятачок белән открытка да ясарга өйрәнделәр әле. Ахырдан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.