"Алиһә"
6 июльдә "Гаилә" ял паркында беренче тапкыр "Алиһә" фестивале узды. Аны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уздырды. Билгеле инде, китапханәбез белгечләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Бәйрәмгә килүчеләр татар хатын-кызларының милли өс киеме турында сөйләвебезне тын да алмый тыңлады. Гөлүсә белән Розабыз коймак пешерү буенча осталык дәресе үткәрде. Коймакның ниндиләрен генә әзерләмәде кызлар: белен, тәбикмәк, әче һәм төче камырдан, панкейклар... Мондый чаралар гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга, традицияләрне сакларга ярдәм итәчәк, дип ышана белгечләр.