"Татар-мөселман галимнәре һәм мәгърифәтчеләре" циклы кысаларында Каюм Насыйрига багышланган мәгълүмат сәгате
Билгеле булганча, 21 февраль Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, шәһәребезнең үзәк Җәмигъ мәчетендә тирән эчтәлекле, җанлы очрашу узды.
Биредә белем алучыларга, "Татар-мөселман галимнәре һәм мәгърифәтчеләре" циклы кысаларында, күренекле тел галиме, мәгърифәтче , этнограф, халкыбызның бөек улы Каюм Насыйрига багышланган мәгълүмат сәгате зур уңыш белән үтте.
Чарада галимнең биографиясе бәян ителде, аның галим буларак эшләре хакында сөйләнелде, гамәли хезмәтләре экран аша күрсәтелде, тормышыннан кызыклы, гыйбрәтле фактлар китерелде. "Әт-тәрбия" китабыннан өзекләр укылып, бүген дә бик файдалы булган, тәрбиягә кагылышлы фикер-карашлары яңгырады.
Алар шулай ук Насыйрины халык табибы буларак ачып, киң таралган авыруларга дәва рецептлары язылган, 1999 елда "Раннур" нәшриятында дөнья күргән "Дару үләннәре" китабы белән танышты. Әлеге басма тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, китапханәгә килергә теләк белдерүчеләр күп булды.
Узган мәгълүмат сәгате тыңлаучыларның күңелләренә хуш килде, киләсе уку елында да бу чаралар циклын дәвам итүне сорадылар.