"Күңелем Сезнең белән сөйләшә, Галиәсгар ага..." Г.Камал иҗатына экскурсия
Көне-төне яуган карга карап, сукмаклар чуалган, адреслар югалган, дип кенә җырлыйсы килде бу көннәрдә.
Ә без, урам, юллар кар астында калды, дип тормадык, шәһәребезнең медицина көллиятенә юл тоттык. Шөкер, ике арага кар яудыру түгел, тузан да кундырганыбыз юк.
Хезмәттәшлегебез озын гомерле булып, алга таба да шулай матур эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.
Очрашуыбыз "Пушкин картасы" проекты кысаларында үтте. Ә килүебезнең максаты егет-кызларны татар театрына нигез салган олуг шәхесләребезнең берсе - драматург Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан гыйбарәт иде. Быел аның тууына 145 ел тулды.
Әдип турында сөйләгәннәрне тыңлап кына калмыйча, аның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган спектакльдән өзек тә карады студентлар. Камалның бертуган энеләре, сеңлесе, балаларының да язмышларын театр белән бәйләвен белгәч, гаҗәпләнделәр дә, сокландылар да.
Ахырдан викторина сорауларына җавап биреп, татлы бүләкләр дә оттылар әле.