К.Гыйльмуллин иҗатына күзәтү
2024 елның 17 гыйнварында Түбән Кама мәдәниятендә якты йолдыз булып балкыган зур шәхес: педагог, артист, җәмәгать эшлеклесе, балалар шагыйре Камил абый Гыйльмуллинның тууына 95 яшь тула.
Шул уңайдан, Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Кояш кебек җылы күңеле" дип исемләнгән күргәзмә һәм иҗатына күзәтү оештырылды.
Шигърият сөючеләргә аның матур иҗат җимешләре -шигырьләре тәкъдим ителде.