Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Р.Вәлиевнең "Зинһар өчен, кермә төшләремә" җырының язылу тарихы

"Әдипнең иҗат остаханәсе" проектының чираттагы чыгарылышын якташыбыз, халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә багышладык. Төгәлрәге, аның сүзләренә иҗат ителгән "Зинһар өчен, кермә төшләремә" җырының язылу тарихына. Тапшыруда яңгыраган һәр сүз әдип рухына дога булып барып ирешсен иде.

Сәхифәне әзерләгәндә Мәскәү татарлары штабы әзерләгән видеоязма, "Агыйделдә боз китә" кичәсе, СССР Үзәк телевидениесе һәм Бөтенсоюз радиосы балалар хоры концертыннан өзекләр файдаланылды.