Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Р.Вәлиевне искә алу кичәсе

РАЗИЛ ВӘЛИЕВ БЕРЛӘШТЕРӘ 🙏
Бүген - 4 гыйнвар көнне -Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев туган көн. Аңа бүген 77 яшь тулган булыр иде...

Һәм нәкъ менә бүген Разил Исмәгыйль улы янә якыннарын, туганнарын һәм дусларын, язучыларны, шагыйрьләрне, җырчыларны һәм композиторларны, артистларны, аның белән эшләргә насыйп булганнарны Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә җыйды.

Казан һәм Чаллыдан килгән кунаклар-язучылар: Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Марсель Галиев һ. б. аеруча тирән хатирәләр белән уртаклаштылар.

Киләчәктә Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерү планнары белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов та уртаклашты. Ул Разил Исмәгыйль улы кебек кешеләрнең Халык, республика һәм тулаем ил горурлыгы булуын билгеләп үтте, "Халык җанын" ишетергә теләсәң, Разил Вәлиев җырларын тыңла, дип өстәде.

Үзләренең музыкаль номерлары белән кунакларны Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова "Кышкы учак" җыры белән, "Илһам" ансамбле солистлары Гүзәл Ильясова, Илһам Хисмәтуллин һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисткасы Ландыш Шәфигуллина, китапханәче Алсу Вәлиуллина, шулай ук Разия Якупова һәм Алмаз Хәмзин һәм башкалар сөендерделәр.

Кичә Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры директоры Роза Аникина, китапханәчеләр, талантлы Аделина Моисеева укуында Разил Вәлиевнең иң популяр шигырьләре һәм хәтта шагыйрь үзе башкаруында аудиоязма белән үрелеп барды