Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

🎉 «КАМА ТАҢНАРЫНА» - 55 🎉

🎉 «КАМА ТАҢНАРЫНА» - 55 🎉

 

Шигырь исе килә...

Шигырь ул - тылсым...

Ә бу илаһи сәнгатьне Тудыручылар кемнәр?!

 

Алар безнең шәһәребезнең сүз осталары, шигъри шәлкемнәр белән безне юатучы, үсендерүче, илһамландыручылар - "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары - безнең яраткан әдип, әдибәләребез.

 

Ни арада гомер үткән, китаплар дөнья күргән, альманахлар басылган, оешманы яшәртүче яңа буын шагыйрь-язучылар оешмага кергән, язган, язарга өйрәнгән, үз исемнәрен булдырган...

 

Кемнәр килгән, кемнәр киткән...

Менә оешмабызга да 55 яшь тулган.

 

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе "Кол Галидә - "Кама таңнары" атналыгы игълан итә.