Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Көчле рухлылар"

Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Димәк, китапханәбездә эшләп килүче "Көчле рухлылар" күргәзмәсе белән танышырга күптән вакыт җиткән! Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров шигырьләрен укып ләззәтләнегез, шәһәрдәшләребез Мария Логинова, Асия Юнысованың иҗат җимешләре дә беркемне битараф калдырмас. Илдар Хәйруллинның юморескалары да күңелегезне күтәреп җибәрсен әле.