Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Язучы-драматург Данил Салихов белән очрашулар

Язучы-драматург Данил Салихов  белән очрашулар дәвам итеп, районыбызның татар телендә белем бирүче Каенлы һәм Түбән Уратма авыл мәктәпләрендә оештырылды.

 

Язучы-драматург Данил Салиховны тәкъдим итүләрдә Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина да катнашты. 

 

Тирән эчтәлекле, укучылар өчен бик мөһим әлеге очрашуларда әдипнең чыгышын Гүзәлия Гыйбадуллина вакытлы матбугатта дөнья күргән өр-яңа язмалар , соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрен тәкъдим итү белән тулыландырды.

 

Укучыларга мөрәҗәгатендә әлеге чараларда катнашу, сораулар бирү, гомумән татар телендә сөйләшүнең үзенең генә дә туган телебезнең сакланып калуы, үсеше өчен генә дә бик мөһим икәнлеген җиткерде.