Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Халык күңелен яулаган шәхес"

"Халык күңелен яулаган шәхес" - драматург, артист, җырчы, С.Сөләйманова, Г.Афзал, Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Данил Салихов  белән булган очрашу шулай исемләнгән.

 

Чарада катнашкан әдәбият сөюче түбәнкамалылар, татар теле мөгалимнәре, китапханәчеләр искиткеч җылы, тирән эчтәлекле чарада катнашып, бүгенге көн әдәбияты һәм драматургиясе, театрлар, драматурглар хакында, драматург-язучы Данил Салиховның үзенең шәхесенә кагылышлы бик күп мәгълүмат алдылар, аның башкаруында җырлар тыңлап хозурландылар.

 

"Чукрак" әсәреннән өзекне авторның үзе укуында  тыңладылар.Чараны "Илһам" эстрада ансамбле артисты Илһам Хисматуллин чыгышы бизәде.

Очрашуга килгән һәркем үзе өчен бик күп мәгълүмат һәм рухи азык алып, зур канәгатьләнү алып таралыштылар.