Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

✨"КУЛЫҢНАН ГӨЛЛӘР ТАМА" ПРОЕКТЫ✨

✨"КУЛЫҢНАН ГӨЛЛӘР ТАМА" ПРОЕКТЫ✨

 

 Рәхәт көн булды бүген!

 Медицина көллиятенең 4 курсында белем алучы кызлар белән осталык дәресендә очрашуыбыз аны тагын да ямьләндереп җибәрде. Күпләр яратып өлгергән "Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында булды бу күрешү.

 

Әлеге уку йортында шәһәрнең иң чибәр, уңган-булган кызлары белем ала дисәк, һич арттыру булмас. Үзләре тегә торган калфаклары да бик килешле булырга охшап тора. Әнә ничек матур итеп бизи дә башладылар. Берсе икенчесен кабатламый. Аллы-гөлле пайеткалар, бисер, стразалар... Күрсәң, күзләр камаша! Кызлар исә бу гүзәллеккә күңел җылысын да кушканнар.

 

 Чараны үткәрүче Эльмира апалары Гайнемөхәммәтованың киңәшләренә колак салалар, күрсәтмәләрен үтиләр. 

 

Киләсе дәрестә калфакның эчлеген тегәбез, дип саубуллаштык үзләре белән. Ә әлегә кызларга укуларында уңышлар теләп калабыз!