Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Түбән Кама - минем архитектура тормышымда"

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең күренекле шәхесе, үз эшенең остасы, Россия Федерациясенең, Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины, чирек гасыр Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы булып торган Фирдәвес Гайнеҗан улы Хановның 45 еллык профессиональ эшчәнлегенә, агымдагы елда мәртәбәле Г. Тукай премиясе бирелү уңаеннан "Түбән Кама - минем архитектура тормышымда" дип исемләнгән күргәзмә-кичәсен оештырды.

 

Музейда оештырылган бу чарада аның фундаменталь эшләре, кызыклы проектлары куелган иде.

 

Чараның сценариен китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина әзерләде һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мөсифуллин белән бергә алып та бардылар.

 

Чара тирән эчтәлекле, Хановның тормышын һәм эшчәнлеген тирәнтен яктыртып эшләнгән иде.

 

Катнашкан һәркем аның характерының һәм эшчәнлегенең бик тирән, уникаль, милли төсмерләргә баетылып эшләнүен ассызыкладылар.