"Милләтемнең бизәге син, бай мирасны саклаучы..."
Октябрь аенда “Сөембикә” журналы чыга башлауга 110 ел тулды! Әйе, республикабызның иң бай тарихлы журналларының берсе ул. Тәүге саны 1913 елда дөнья күргән. 1926 елдан “Азат хатын” исеме белән нәшер ителә. 1991 елда янә “Сөембикә” дип атала башлый.
Яраткан басмабызның әлеге күркәм бәйрәмен без – китапханәчеләр дә читләп үтә алмадык. Китап укучыларыбызның гына түгел, үзебезнең дә яраткан журналыбыз ич ул! Һәр яңа санын түземсезлек белән көтеп алабыз. Китапханәбездә журналның 1980 елдан башлап барлык тегелмәләре дә саклана. Кайберләрен журнал юбилее уңаеннан ясалган күргәзмәдә дә тәкъдим иттек, укучыларыбызга басма тарихы турында сөйләдек.