Татарча диктант Яз
Туган телебезне саклау, үстерүне, милләтебезгә теләктәшлек күрсәтүне максат итеп уздырылучы дөньякүләм "Татарча диктант "Яз"🗒🖊 акциясе шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә узды.
Чараның спикеры Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесенең урынбасары Гүзәлия ханым Гыйбадуллина.
Чара башланыр алдыннан акциянең бүгенге көн өчен бик тә әһәмиятле булуын, бүгенге көндә безгә милли чараларны күбрәк оештырырга кирәклеген аңлаттык.
Текстның Рөстәм Галиуллинның күренекле якташыбыз, дин галиме, мәгьрифәтче Таҗетдин Ялчыголга багышланган "Васыять" китабыннан📚 алынуын әйтеп, китап белән таныштырдык.
Чарага килүчеләр бик канәгать булып, күмәк фотога📸 төшеп таралыштылар.