Халыкара кызлар көне
Халыкара кызлар көнен 2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн кызлар белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.
Кызлар – алар булачак әни кешеләр дә. Шуңа да аларның җәмгыяттә һәм гаиләдә дөрес игътибар алып үсүе аеруча мөһим.. Ул тәрбия, психологик һәм медицина ярдәме, туклану, гаилә тормышына әзерлек, кыз балаларның хокукларын яклау һәм башка шундый мәсьәләләрне үз эченә ала.
Безнең китапханәдә кызлар белән бәйле булган күп кенә китаплар белән таныша аласыз. Рәхим итеп килегез!