Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Вечер памяти "Сез безгә кирәк әле / Вспомним былое..."

1 октябрь🍂 - Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмне каршылап, китапханәбездә күп еллар эшләп киткән өлкән коллегаларыбыз:
💓Гисматуллина Тәнзилә Суфиян кызын,
💓Давлетшина Әнисә Мөкатдәс кызын,
💓Гимазова Рәсимә Барый кызын,
💓Тактарова Равия Мәгъсүмҗан кызын,
💓Талипова Светлана Кари кызын хөрмәтләп "Чын күңелдән" дип исемләнгән чара-истәлек кичәсе уздырдык.

Күчтәнәчләрдән мул итеп әзерләнгән табын артында күңелле истәлекләр белән уртаклаштык, якты дөньядан вакытсыз киткән хезмәттәшләребезне искә алдык.

Кунакларыбыз чарадан бик кәнәгать булып, тагын да очрашуларга өметләнеп таралыштылар.
--