"Кояшлы иҗат" дип исемләнгән бай күргәзмә һәм әдәбият сәгате-искә алу чарасы
Күренекле әдип, балалар язучысы һәм шагыйре Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Кояшлы иҗат" дип исемләнгән бай күргәзмә һәм әдәбият сәгате-искә алу чарасы бик уңышлы узды.
Педагогия көллияте укучылары әдип хакында бик күп мәгьлүмат белделәр, җылы шигырьләрен, популяр әкиятләреннән өзекләр тыңладылар, белемнәрен иҗатына багышланган викторинада сынадылар.
Китапханә белән танышу экскурсиясе дә алар өчен бик кызыклы булды.