Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Язучылык - кыйблам минем"

Кол Гали исемендәге милли китапханәнең китапларны өйгә бирү бүлегендә язучы, юморист Камил Кәримовның иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Биредә укучылар замандашларының язучы турында истәлекләре, әдипнең әсәрләре белән таныша ала. Ә алар бихисап. Исемнәре генә ни тора! "Ком сәгате", "Сакау күке", "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы" һ.б.лар. Бүген ТНВ каналыннан бара торган, тамашачыларның мәхәббәтен яулап өлгергән "Ком сәгате" тапшыруына исемне дә нәкъ менә Камил абый әсәреннән алып куйганнар икән бит! Ә әсәрләренең эчтәлегенә кереп китсәң, тормышның үзенә юлыгасын. Шуңа да аларны яратып укыйлар, сорап алалар. Гади генә булып тоелган әйберләрне язучы матур тел белән бизәкләргә төреп бирә, азрак юмор, фәлсәфи күзәтүләр өсти һәм, әлбәттә, моңсу лирикасы белән җәлеп итә.