"Язучылык - кыйблам минем"
Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә республика милли китапханәсенең "Әдәби җәй" һәм "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында күренекле язучы, сатирик, алып баручы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, ТР Язучылар берлегенең Ф.Хөсни, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 12 китап авторы Камил Кәримов белән очрашу узды. Чараны Кол Гали исемендәге милли китапханә җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды. Әйе, тамашачы аны зур талант иясе, төрле жанрларда бердәй дәрәҗәдә иҗат итүче язучы буларак кына түгел, ә үзе язган юмор-сатира әсәрләрен сәхнәдән оста итеп сөйләгән чакларын да яхшы хәтерлидер. "Яшь артистларга һәрвакыт хәерхаклы булды. Җылы сүзе белән ярдәм итте", - дип хәтер сандыгын яңартты заманында Камил Кәримов белән сәхнә тоткан, бүген инде үзләре дә ир уртасы булган юморт осталары, артистлар. Казан кунагы тамашачыларга әсәрләре, аларның язылу тарихлары турында да сөйләде. Китап сөючеләргә язучының бүгенге тормыш, әдәбият турында уй-фикерләрен тыңлау да кызык булгандыр. Әдип үзе дә чарадан канәгать калды. "Түбән Камага һәрвакыт теләп киләм. Бу очрашуны да йөрәк түрендә кадерле ядкарь итеп саклармын", - диде әдип.