Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Аксакаллар шурасына - 25

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә тантаналы мәжлес үтте.
Түбән Кама шәһәре Аксакаллар Шурасының иҗтимагый оешмасына 25 ел булды.

Аксакаллар барлык  иҗтимагый эшләрдә катнаша:
      - “Әтиләр шурасы”нда;
      -  эчке эшләр идарәсе Җәмәгатъ шурасында, 
      - Республикасының “Телләр турындагы Законы” үтәлеше тикшерү комитетында;
     - Бөтендөнья Татар Конгрессының Түбән Кама бүлегендә;
     - шәһәребезнең педагогия ветераннары Советында;
      - шәһәрдә һәм районыбызда  экология мәсәләләрен чишүдә һб.

    Аксакалларыбыз Туган телне саклау проблемасына һәрчак зур игътибар бирәләр. 2003 елдан башланган телебез проблемалары уртага салып һәрдаим тикшерелә, кулдан килгәнчә тәкъдимнәр кертелә. Шушы гадәти булмаган шартларда, телебезне саклау мөһим икәнен халыкка җиткерәбез.
     Шура эшчәнлегенең чирек гасыр дәверендә өч күмәк китап-җыентык дөнья күрде.