"Сабыйларның җанын бизәү өчен сурәт ясыйм әле сүзләрдән..."
Шагыйрь Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Кол Гали исемендәге милли китапханәдә аның иҗатына багышланган "Сабыйларның җанын бизәү өчен сурәт ясыйм әле сүзләрдән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп килә. Роберт абыйның шигырьләрен кем генә укымаган да кайсыбыз гына белми икән?! Балалар теле белән язылган, нәниләргә генә хас булганча самими, гади, ихлас шигырьләрен яратмау мөмкин дә түгел бит! Аларны малайлар, кызлар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да яратып укый. Роберт абыйның туган көне уңаеннан, үзен җылы сүзләр белән искә алып (әйе-әйе, моннан берничә ел элек яраткан шагыйребез шәһәребезгә килеп, Түбән Камада яшәүче китап сөючеләр белән очрашуда да катнашкан иде. Әлеге чараны оештыруга китапханәбез хезмәткәрләре күп көч куйды. Кичәне исә җитәкчебез Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды), шигырьләрен видеога төшереп, язманы китапханәбезнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркеменә дә куйдык. Китапханәбезгә килгән укучыларга сөекле әдибебез турында сөйләп, китап күргәзмәсе белән таныштырдык.