Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Талант күпкырлы була"

Китапханәнең абонемент бүлегендә татар әдәбияты тәнкыйтьчесе, язучы, галим Тәлгат Нәби улы Галиуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан "Талант күпкырлы була" диелгән китап күргәзмәсе эшләдек. Әсәрләрендә язучы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әхлак мәсәләләрен калкытып чыгара. Укучылар аның "Тәүбә" романын, "Гомер тәлгәшләре" автобиографик повестын һәм башка әсәрләрен яратып укыйлар. Яңа гына басылып чыккан "Казан утлары", "Мәдәни җомга" гәҗитендәге язмалары белән таныштылар.