Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Идел буе сабан туенда милли уеннар

Кол Гали исемендәге милли китапханә коллективы 1 нче Идел буе Сабан туен оештыруда катнашты.

Китапханәчеләр татар халык уеннарын төп оештыручылар булдылар. Түбән Новгород халкы бик рәхәтләнеп, олысы да, кечесе дә капчык киеп йөгерделәр, кызларыбыз оештырган кашыкка йомырка салып йөгерүне дә бәйрәмгә килүчеләр үз иттеләр. Халкыбызның башка хәрәкәтчән уеннары да новгородлыларга бик ошады. Бәйрәм рухын тоеп, көне буе яуган яңгырлар да боза алмады. Бәйрәм истә калырлык булды.