Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кунакчыл халкым минем" күргәзмә-инсталляция-фотозонасы

Кол Гали исемендәге милли китапханә коллективы 1 нче Идел буе Сабан туен оештыруда катнашты.
"Кунакчыл халкым минем" күргәзмә-инсталляция-фотозонасы коеп яңгыр яууга да карамастан бәйрәм кунаклары арасында зур популярлык казанды. Бәйрәм истәлеге итеп күпләр калфак-түбәтәй киеп фотога төштеләр, милли татар табыны һәм бәйрәм ризыкларын карап, аларны әзерләү турында белештеләр.