Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Татар кызы - сылуым-иркәм" дип исемләнгән арт-сәгать

Татар кызы - сылуым иркәм,
Иделдәге акчарлак.
Син барасың уйнаклап ла,
Җилфердәп вак-вак атлап.

Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рузи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.

Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар.

Бүген Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре китап укучыларына татар халкының милли киемнәре, аларның элементлары белән таныштырдылар, китапларга күзәтү үткәрделәр. 

Татар халкының милли аяк киеме - читекне төрле ысуллар белән бизәү буенча осталык дәресе аеруча популяр булды. Китап укучыларыбыз фетрдан киселгән читек өлгесенә милли орнаментлар һәм чәчәк бизәкләрен төшерделәр, тамбур чигүе белән чиктеләр.

Әлеге чара "Бердәм фольклор көне" Бөтенроссия акциясе унаеннан үткәрелде.

https://vk.com/video-212012128_456239360?list=ea7f9805e7ab5010cb