Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Нур, моң сибеп киттең..."

Китапханәбездә шагыйрь Фәннур Сафинның 75 еллыгына багышланган күргәзмә эшләп килә. Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килә. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре "Беренче карлыгачлар", "Юл башы" җыентыкларында дөнья күрә. Беренче мөстәкыйль китабы - "Кеше юлга чыкса" җыентыгы - "Җитмешенче еллар Корчагиннары" Бөтенсоюз бәйгесенә куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла. Фәннур Сафин, нигездә, лирик шагыйрь. шигырьләренә күп кенә җырлар иҗат ителгән. Аның "Бир кулыңны", "Хушлашырга ашыкма", "Ялгыз көймә" шигырьләренә язылган җырларны кем генә белми дә яратып тыңламый икән!