Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Корбан гаете: бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр"

28 июньдә китапханәбез хезмәткәрләре бик матур чарада катнашты. "Гаилә" ял паркында Корбан гаетенә багышланган зур бәйрәмдә күргәзмә тәкъдим иттеләр. Чарага килүчеләргә күренекле мәгърифәтчеләр, галимнәр Таҗетдин Ялчыгол, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде, иҗатлары белән таныштырды кызлар. Татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган викторина да кунакларның күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәде: сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә татлы күчтәнәчләр өләшенде.