"Татар халкының кунакчыллыгы" фотозона-экспозиция
18 июньдә, милли бәйрәмебез Түбән Камада гөрләде. Гадәттәгечә, чарадан милли китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Милли бизәкле брошка ясау буенча осталык дәресе балаларның да, әти-әниләрнең дә күңелләренә хуш килде🌷
Викторинада да бик теләп катнаштылар🤗
Фотозонабыздан да халык өзелмәде. Ростов, Кубань, хәтта Курил утрауларыннан килгән кунаклар истәлеккә фотога төшеп киттеләр📸
Түбән Камадан бер ханым, "Былтыргы фотосурәткә кем генә карап сокланмады. Быел да сезнең белән төшәсем килде", - дип безне махсус эзләп килгән. Мондый җылы сүзләр кемне генә сөендермәсен дә кайсыбызның гына күңелен үсендермәсен икән! 🤗🤗🤗
Башкаларны шатландырып эшли алу - үзе зур бәхет ул! Киләчәктә дә шулай булсачы!