«Ачык йөзле, кунакчыл халкым минем» күргәзмә- инсталляция
Июнь - сабантуйлар ае. Әйе-әйе, яшеллеккә күмелгән, чәчәкләрнең хуш исенә чумган җәйнең беренче аен сабантуйлары өчен дә яратабыз шул без. Милли бәйрәмебез туганнарны бергә җыя, дус-ишләрне очраштыра, күңелләрне күтәрә.
16 июньдә Ташлык авылында узган балалар Сабан туена килүчеләр дә бәйрәмнән ел буена җитәрлек көч-куәт алып киткәндер. Ә аны сагынып искә алырлык итү өчен без, китапханәчеләр дә күп көч куйдык.
Татар халкының кунакчыллыгын чагылдырган экспозициябез чараның матур бизәгенә әйләнде.